2 марта, 2023
Чулпан Садыйкова, Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдинова: «ТЕАТРГА КИЛҮЕБЕЗГӘ 30 ел!»
Казанда театр училищесында кулыбызга диплом алдык. Икенче көнне үк без 5 кеше - Чулпан Садыйкова, Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдинова, Марат Касыймов һәм Илнар Илмәмәтов - эшкә урнашырга дип Чаллыга чыгып киттек. Шәһәрне белми идек, шуңа Чаллы театрына юлны кешеләрдән сорап таптык.
Безне бик матур итеп каршы алдылар, тулай торакларга урнаштырдылар, ә 1 нче марттан без эшли башладык.
5 кеше килеп кергән идек безнең төркемебездән, бүгенге көндә театрда өчебез эшлибез. Театрда да бергә, ял иткәндә дә бергә. Гаиләләр белән дә бик яхшы аралашабыз, балаларыбыз да бик дус.
Шулай 30 ел матур итеп гомер итәбез!
Другие новости
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято