Марсель Марат улы Мөсәвиров 1987 елның 12 августында Башкортостанның Октябрьск шәһәрендә туа. Октябрьск музыкаль училищесын, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында, Туймазы татар дәүләт драма театрында эшли. 2020 елдан – Чаллы татар дәүләт драма театрында. Сәхнә сөйкемлелегенә ия актер.
Рольләре: Ридван (И.Зәйниев. «Туйга ничә көн кала…»), Таһир (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Виталий (Ш.Идиатуллин. «Шәһәр.Нокта.Брежнев»), Тахау (Р.Сабиров. «Абага алмасы ачы була»), Фәйзулла (Ф.Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Абдулла Акчурин (Т.Миңнуллин. «Без китәбез, сез каласыз»), Бригелла (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Ак бүре (А.Әхмәтгалкиева. «Чәчәк күлмәк»), Әбелхарис (К. Насыйри «Әбүгалисина»), Марсель (М.Мөсәвиров. «Бик сагынсаң әгәр…»), Фатих Кәрим (Ф. Сафин «Хәл бу ки… Фатих Кәрим»), Җәмил (Т.Миңнуллин «Диләфрүзгә дүрт кияу»).