Минһаҗева Гөлинә
«Тантана» премиясе лауреаты (2018 ел)
Гөлинә Заһир кызы Минһаҗева (Фәхретдинова) 1997 елның 5 апрелендә Тукай районы Иске Абдул авылында туа. 2017 елны Казан театр училищесын тәмамлап, шул елны Чаллы татар дәүләт драма театры труппасына эшкә килә. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Җырга сәләтле, лирик пландагы артистка.
Рольләре: Илсөяр (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Миләүшә (Т.Миңнуллин. «Бер мәхәббәт кыйссасы»), Зөбәрҗәт (М.Кәрим. «Ай тотылган төндә»), Кәҗә (С.Маршак. «Мияубикә кунак җыя»), Бригелла (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Әлфис (З.Кадырова. «Сагынырсың, мин булмам»), Сәрби (Ф.Бурнаш. «Яшь йөрәкләр») и др.
Рольләр
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято