Ru
Поиск по сайту
Насретдинов Фердинант

Фердинант Фәвәрис улы Насретдинов 1999 елның 11 февралендә Башкоротстанның Дүртөйле шәһәрендә туа. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый, 2021 елда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә килә. Тырыш, максатчан актер.

Рольләре: Галимҗан (Ф.Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Володя (А.Әхмәтгалиева. «Капка»), Илдус (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Йөк ташучы (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Төрмә сакчысы (Р.Сабиров. «Абага алмасы ачы була»), Хәрби (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Серый (Ш.Идиатуллин. «Шәһәр. Нокта. Брежнев»), Зөлфәт (И.Зәйниев. «Туйга ничә көн кала…»), Әхмәт (А.Әхмәтгалиева. «Чәчәк күлмәк»), Әбдри, Эшче, Музыкант (Т.Миңнуллин, «Без китәбез, сез каласыз»), Мунчачы, Кәҗә (К. Насыйри «Әбүгалисина»), Тәбрис (А. Гыйләҗев “Болан”), Тикшерүче (О.Кинҗәгулов «Хәл бу ки… Хәсән Туфан»).

Кире кайтырга