Ru
Поиск по сайту
Чәчәк күлмәк
Сцена
Зур зал
Аралык
18 июля - 18 июля
Описание

Айгөл Әхмәтгалиева. Әкият 2 пәрдәдә (0+)

Татар халык әкиятләре тылсымлы, маҗаралы булуы белән һәркемне җәлеп итә. Батыр егет, патша кызы, дию, аждаһа кебек геройларны аларның күбесендә очратырга мөмкин. “Чәчәк күлмәк” – төрле әкиятләрдән уртак вакыйгаларны берләштергән күңелле тамаша. Ул батырлык һәм хәйлә, яхшылык һәм явызлык, сүздә тору һәм вәгъдәсезлек кебек төшенчәләрне аңларга булыша. Патша кызы Гөлзифаны аждаһа кулыннан коткарганда, Әхмәтнең юлында үзе кебек үк мәрхәмәтле дуслар да, Вәзир кебек сатлыкҗаннар да очрый. Явызлык белән көрәшкәндә, батыр егеткә тылсымлы чәчәк күлмәк кенә түгел, изге күңелле булуы, вәгъдәсендә тора белүе дә ярдәм итә. Әкият геройлары арасында игелеккә игелек белән җавап кайтаручы Сәмруг кош та, эшләпәсен җуйган Таңсылу да, дуслыкны бәяли белгән Ак бүре дә, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр бар… Маҗараларга бай әкиятне рәхәтләнеп гаилә белән бергәләп карарга мөмкин.

Детальләр
Автор
Әхмәтгалиева Айгөл Габдулловна
Дәвамлылыгы
1 сәгать 35 минут
Премьера
21/12/2021
Жанр
Әкият
Яшь чикләве
0+
Куючы режиссер
Кинҗәгулов Олег Мадиярович
Куючы рәссам
Хөсәенова Ләйсән Айдаровна
Музыкаль бизәлеш
Әмиров Эмиль Алмасович
Башка спектакльләр
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.