Шамил Идиатуллин. Драма 3 бүлектә (16+)
«Город Брежнев» романы бестселлер буларак үз укучысын күптән тапты. Аны, күптән Мәскәүдә яшәсә дә, балачагы һәм яшьлеге Чаллыда узган Шамил Идиатуллин иҗат итә.
Әсәр үзәгендә — үзләрен эшкә багышлаган әти-әниләр һәм игътибарга тансык яшүсмерләр: чагыштырмача «дөрес» тәрбия алган, ләкин урам йогынтысыннан читтә калмаган Артур; тормышта үз урынын тапмаган Виталий Анатольевич; чынбарлык ачысын татыган Марина Михайловна — бу һәм башка каһарманнар тамашачыны үз-үзләрендә казынырга этәрә.
Рольләрдә:
Артур Вафин – Фирдүс Сафин,
Вазыйх – ТРның атказанган артисты Илфат Әскәров,
Марина,Врач-гинеколог – Алсу Гыйлманова,
Виталий – Марсель Мөсәвиров,
Федоров – ТРның атказанган артисты Равил Гыйләҗев,
Капитан – Эдуард Латыйпов,
Песок, Сергей Марданов – Руслан Әюпов,
Анжела, Завуч – Зөлфия Галиуллина,
Лариса – ТРның атказанган артисты Миләүшә Имамова,
Таня, Комендант – Физәлия Габидуллина.