Героик трагикомедия, ике пәрдәдә
Авылда көннән-көн йортлар сирәгәя, урамнар кими. Тиздән бу урында завод төзеләчәк. Кирәк-яракны алып китәр өчен нибары ике атна вакыт калган. Әйберләрне алып та китәрсең, тик менә иң мөһиме – үткәннәрне генә үзең белән ияртеп булмый.
Әгәр теләгегезне үтәү мөмкинлеге бирелсә, сез кем булырга теләр идегез: майормы, депутатмы әллә авылны коткаручы әүлияме? Тик… тели белсәң – теләк, белмәсәң – имгәк!
Һәркемнең сайлау юлы бар. Әмма мәңгелеккә атларга җыенганда, бу юлга бөтенләй яңа күзлектән карыйсың. Ялгышлар да күзгә күренә башлый.
Рольләрдә:
Илдус Салахов – ТРның атказанган артисты Равил Гыйләҗев
Лениза – ТРның атказанган артисты Миләүшә Имамова
Марат – Фирдүс Сафин
Габделфәт – Руслан Ибраһимов
Кәрим – Рәзил Фәхертдинов
Хәмдия –ТРның атказанган артисты Ләйсән Нургалиева
Зөлфәт – Руслан Әюпов
Сәрвәр – Алсу Гыйлманова
Ләйсән – Лилия Минһаҗева
Сәйфелмөлеков – ТРның халык артисты Рафик Каюмов
Зилә Әхмәтова – ТРның атказанган артисты Чулпан Әскәрова
Батыршин – Эдуард Латыйпов
Сәйфи – ТРның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин
Якубия – ТРныңатказанган Нурия Салахова
Бәрия – ТРның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова
Гарифулла – Марсель Мөсәвиров
Авыл кешеләре – Чулпан Арсланова, Индира Маликова, Юлия Григорьева, ТРның атказанган артистлары: Флүзә Касаева, Алсу Хәбетдинова, Миләүшә Имамова, Энҗе Шиһапова.