Фәтхи Бурнаш. 2 пәрдәле музыкаль комедия (12+)
Уен-көлкегә, яшьләрнең шаянлыгына корылган музыкаль комедия төрле буын тамашачысына да бердәй якын. Сәрбиҗамал белән Хәйретдиннең саф, самими сөюен үзәккә алган тамаша тапкыр сүзләргә, канатлы гыйбарәләргә бик бай. Спектакль лирик җырлар, уен такмаклары белән бизәлеп, беренче бөтендөнья сугышы чорында да яшьлек рухының көче һәм мәхәббәт турында сөйли.
Хормейстер – Фәйрушин Әнәс Батырович
Хореограф– Наил Соловьев
Оркестр – “Наигрыш” ансамбле
Рольләрдә:
Галимә – ТРның атказанган артисты Ләйсән Нургалиева,
Сәрби– Алсу Гыйлманова,Гыйльметдин– Инсаф Һидиятуллин,
Миннегали– ТРның халык артисты Рафик Каюмов,
Хәйретдин – Руслан Әюпов, Сәйфулла – Руслан Ибраһимов,
Фәйзулла – Марсель Мөсәвиров,
Галимҗан – Эдуард Латыйпов,
Исак – ТРның атказанган артисты Рафил Сәгдуллин,
Екатерина – ТРның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова,
Сафа – Фирдус Сафин,
Галимҗанның булышчысы – ТРның атказанган артисты Равил Гыйләҗев,
Мәфтуха – ЗөлфияГалиуллина,
Гөлйөзем – Юлия Григорьева,
Хәлимә – Алинә Мөхлисова,
Маһирә – Физәлия Габидуллина,
Хәзрәт – Рәзил Фахертдинов.
Күмәк күренешләрдә: Чулпан Арсланова, Индира Маликова, ТРның атказанган артистлары – Чулпан Әскәрова, Энҗе Шиһапова, Алсу Хәбетдинова, Миләүшә Имамова, Флүзә Касаева.