Ru
Поиск по сайту
Яңалыклар
Август 31, 2026
Никах көнегез белән!
Театрыбыз артисты Алинә Мохлисованы һәм аның сөйгән яры Айдарны никах көннәре белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә алдында кавышкан йөрәкләрегез гомер буе бергә типсен. Бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, бәхеттә һәм шатлыкта озын гомер кичерергә язсын.
Август 28, 2026
«Яшь йөрәкләр» – Азатлык мәйданында музыкаль комедия!
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында сезне театраль җәйнең якты финалына чакырабыз!Юмор һәм җылылык белән тулы бу якты музыкаль комедия төрле яшьтәге тамашачыларның күңелен нечкәртергә сәләтле. Кайда һәм кайчан:«Азатлык» мәйданы2026 елның 28 августыБашлана: 18:00 сәгатьтә Керү ирекле! Яхшы кәеф һәм дусларыгызны алыгыз да җәйне безнең белән бергә озатырга килегез!
Август 24, 2026
Вакансия
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры гардероб хезмәткәре эзли. Шалтыратырга: +7 (987) 251-83-31
Август 24, 2026
«Хәл бу ки… Салих Сәйдәшев» – ачык һавада музыкаль драма!
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында сезне татар профессиональ музыкасына нигез салучы, күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы һәм иҗаты турындагы спектакльгә чакырабыз. Кайда һәм кайчан:Бибишев исемендәге парк2026 елның 26 августыБашлана: 18:00 сәгатьтә Керү ирекле!
Август 20, 2026
Вакансия
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры баш инженер вазыйфасына хезмәткәр эзли. Эш графигы: 5/2. Резюмеларны gilyazov_theatre@mail.ruадресына җибәрегез.
Август 18, 2026
«Чиксез» театр студиясе 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны кабул итә башлый.
Дәресләрне безнең сәхнә йолдызлары — Юлия Григорьева һәм Инсаф Һидиятуллин алып бара.🎭 Дәресләр рус һәм татар телләрендә алып барыла🎭 Урыны — безнең театр (Низаметдинов урамы, 29 нчы йорт)Биредә балалар актерлык осталыгына гына түгел — алар кыюрак булырга, командада эшләргә өйрәнәләр һәм чын дуслар табалар.📞 Язылу өчен телефон: +7 (996) 122-36-38
Август 13, 2026
Сентябрьдә Мари театрының зур гастрольләре
17-19 сентябрь көннәрендә безнең театр сәхнәсендә – Йошкар-Ола кунаклары. ФГБУК «РОСКОНЦЕРТ» гамәлгә ашыручы «Большие гастроли» федераль программасы кысаларында М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры һәркемнең күңеленә хуш килерлек дүрт спектакль алып килә:«Записки юного врача» (12+) – Михаил Булгаков хикәяләре буенча драма. Ерак авылда эшләүче яшь табиб язмышы: куркыныч, шул ук вакытта кызык һәм җанга &hellip; <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/sentyabrd%d3%99-mari-teatryny%d2%a3-zur-gastroll%d3%99re/">Далее</a>
Август 13, 2026
Август ачык һавада!
Дуслар, сезне кабатланмас җәйге кичәләргә чакырабыз!Керү ирекле. Үзегез белән яхшы кәеф һәм дусларыгызны алыгыз – күңелле булачак!Сезне көтеп калабыз!
Август 12, 2026
Вакансия
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры административ-хуҗалык эшләре буенча башкарма директор урынбасары вазыйфасына хезмәткәр эзли. Эш графигы: 5/2.&nbsp;Резюмеларны gilyazov_theatre@mail.ru&nbsp;адресына җибәрегез.
Июнь 22, 2026
Яр Чаллыда III Россия милли театрлар фестивале бара.
Безнең театр сәхнәсендә тамашачылар А. М. Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының &#8220;Дала. Таш җыры&#8221; эпик музыкаль драмасын карый алачаклар. Спектакльләр 23 һәм 24 июньдә күрсәтеләчәк. Шулай ук без үзебезнең спектакльне – Артур Шәйдулланың &#8220;Чыкты атым күләгәдән&#8221; балладасын – 26 июньдә тәкъдим итәчәкбез. Һәр теләгән кеше, билетлар сатып алып, Фестиваль тамашачысы була ала.
Июнь 9, 2026
Татарстанда балалар ялын оештыру турындагы фикерегез белән уртаклашыгыз.
Шалтыратыгыз: 8(843)236-61-64 Языгыз: МАХ 8(987)405-96-13
Май 6, 2026
Сезонны яңа тормышчан комедия белән тәмамлыйбыз.
14-15 майда – «Чыпчык» премьерасы (Л.Быковның «Зайчик» фильмы мотивлары буенча, 12+). Бу пьеса көләргә генә түгел, уйланырга да мәҗбүр итәчәк: бер ай эчендә тормышны үзгәртеп, үзеңә дә үзгәрергә мөмкинме? Тренинглар һәм психологларсыз. Премьерада белерсез! Спектакль татар телендә бара. Русчага синхрон тәрҗемә бар. Пушкин картасы гамәлдә.
Апрель 28, 2026
Пушкин картасы – отышлы!
Театр, кино, музей һәм башка чараларга бушлай билетлар.Дәүләт ел саен картага 5 000 сум акча сала. 14 яшьтән 22 яшькә кадәр. 5 минутта, комиссиясез, гади эшләнә. «Госуслуги.Культура» кушымтасы аша онлайн. Яшерен түләүләр юк – картаны чыгару һәм хезмәт күрсәтү дәүләт исәбеннән. Мөһим информация: карта бары тик мәдәни чараларга (спектакль, күргәзмә, концерт, экскурсия) гына каралган. Мәктәп &hellip; <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/pushkin-kartasy-otyshly/">Далее</a>
Апрель 27, 2026
Премьера белән! «Хәл бу ки… Габдулла Тукай» – хәзер безнең репертуарыбызда!
Бүген, 24 апрель көнне безнең театрда көтеп алынган вакыйга булды. «Хәл бу ки… Габдулла Тукай спектакле безнең Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан һәм Салих Сәйдәшев кебек татар халкының бөек улларына багышланган  «алтын коллекциябезне» тулыландырды. Зал басып алкышлады. Һәм бу иң яхшы бүләк.
Апрель 6, 2026
Зур гастрольләр: безнең театр Йошкар-Олага бара!
ФГБУК «РОСКОНЦЕРТ» гамәлгә ашыручы «Большие гастроли» федераль программасы кысаларында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 2026 елның 8 апреленнән 10 апреленә кадәр М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә Мари Эл башкаласы халкына һәм кунакларына өч төрле спектакль күрсәтәчәк. Йошкар-Ола тамашачысына иҗади программабызны тәкъдим итү – безнең өчен зур хөрмәт. Без тамашачыларыбыз &hellip; <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/zur-gastroll%d3%99r-bezne%d2%a3-teatr-joshkar-olaga-bara/">Далее</a>
Апрель 4, 2026
Бүген бездә театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге XXVII төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында «Идел-йорт» иҗади лабораториясе узды.
Чарада Татарстан Республикасының район һәм халык театрлары вәкилләре – төбәкнең төрле почмакларында театр традицияләрен саклаучы һәм үстерүчеләр катнашты. Алар алдында безнең театрның алдынгы белгечләре чыгыш ясады: Олег Кинҗәгулов – театрның сәнгать җитәкчесе; Айгөл Әхмәтгалиева – драматург, әдәби бүлек җитәкчесе; Илфат Әскәров – Татарстан Республикасының халык артисты. Төп программадан тыш, фестиваль кунаклары «Чыкты атым күләгәдән» премьера спектаклен карадылар. Очрашу республика театр &hellip; <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/b%d2%afgen-bezd%d3%99-teatr-kollektivlaryny%d2%a3-shamil-zakirov-isemend%d3%99ge-xxvii-t%d3%a9b%d3%99kara-festival-konkursy-kysalarynda-idel-jort-i%d2%97adi-laboratoriyase-uzdy/">Далее</a>
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.