Бөтен нәрсә бар хәзерге дөньяда, ә шулай да кешегә иң кирәге - күңел җылысы. Бу кичәнең катнашучылары шул җылы белән бүлешүчеләр. Бу гади бер көзге кич кенә түгел. Бу - тарихи кич. Чөнки үзләре тере легенда Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Илсөяр Иксанова, Ркаил Зәйдулла шигырьләрен укыячак. Ә бүгенгенең көчле яшь шагыйрьләре Йолдыз Миңнуллина, Эльмира Җәлилова, Лилия Гыйбадуллина арабыздан киткән, бу дөньяга шулкадәр гүзәл шигърият бүләк иткән Саҗидә Сөләйманова, Зөлфәт, Наис Гамбәр, Мөдәррис Әгъләм, Кадыйр Сибгатуллин, Харрас Әюп, Разил Вәлиев һ.б. шигырьләрен яңгыратачак. Тулы бер шигърият ташкыны. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Илгиз Закиров, Гөлназ Закирова шагыйрьләребез әсәрләренә язылган җырларны башкара. Кичәнең музыкаль матурлыгын Татарстанның халык артисты Фоат Әбүбәкеров һәм танылган баянчы Әхмәт Кәримов тудырачак.
Җылы эзләп көздән качып була, ә дөньяның салкыныннан безне шигырь генә коткара алыр.
Ноябрь 18, 2023
Җылы эзләп
Яңалыклар