Октябрь 7, 2023
Өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм кичәсе
Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм кичәсе узды. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов җылы теләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерде. Чәй өстәле янында ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, ә аннан соң төп сәхнәдә «Җаның ниләр тели?» спектакле күрсәтелде.
Ә сез үзегезнең кадерле әби-бабайларыгызны ничек котладыгыз? Безнең театрга килегез! Бу сезнең якын кешеләрегезне сөендерү өчен бик яхшы мөмкинлек.
Билетларны безнең сайтта комиссиясез сатып алырга мөмкин: Алырга!
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято