Октябрь 20, 2023
19 октябрьдә театрыбызның хормейстеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Батыр улы Фәйрушинның юбилей кичәсе узды
1995 елдан ул Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында вокал буенча дәресләр үткәрә башлый, һәм шул ук елда З.Исмәгыйлевнең «Кодача»музыкаль комедиясен куюда катнаша. Театр репертуарында музыкаль комедияләр барлыкка килә. Бүгенге көндә дә аның иҗатын күп кенә спектакльләрдә күрергә мөмкин.
«Тыңлап кара…» концерт программасында «Яран гөл» җыр ансамбле һәм «Наигрыш» инструменталь ансамбле катнашты. Әнәс Батыр улы җитәкчелегендә театр артистлары музыкаль номерлар башкарды.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято