28 гыйнварда 18.00 сәгатьтә балалар белән бергә театрга килегез! Сез спектакль белән ләззәтләнерсез, ә балалар профессиональ аниматорлар күзәтүе астында күңелле итеп вакытларын үткәрерләр. Шимбә көнне «Абаганың ачы җимешләре» спектакле булачак. Сюжет чын тормыш тарихына нигезләнгән: талантлы Чаллы журналисты Равил Сабиров Әгерҗе районында иҗади командировкаларның берсендә, сугыш аша үткән, Сталин лагерьларын кичергән һәм авылдан китмәү турындагы белешмә белән туган иленә кайткан 86 яшьлек карт белән күрешә. Чираттагы Бөтенроссия халык санын алу вакытында исәпкә алучы хатын-кыз ветеранның хәтта документы да булмавын ачыклый. Шулай итеп, ул 86 яшендә тәүге тапкыр паспорт ала.
Билетларны сайтта алырга мөмкин: https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=10037
Касса: 8(8552) 25-31-77