Спектакль белән ләззәтләнгәндә, балаларыгыз профессиональ аниматорлар белән күңелле вакыт үткәрәчәкләр!
Балалар өчен программа: Эльза һәм Анна «Салкын йөрәк» м/ф. Кышны озату.
Безнең аниматорлар термомозаикадан брелок ясау буенча мастер-класс үткәрәчәкләр.
Вакыт озынлыгы: 2,5 сәгать
18:00-20:30
Шимбә көнне «Кызым кияүгә чыга» спектакле булачак.
Һәрьяктан килгән, эшкә уңган, сөйкемле, шул ук вакытта мең дә бер төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калган, инде олыгаеп баручы Галия фатирына ялгыш кына бер ир-егет килеп керә. Моңарчы тыныч кына барган тормыш агымы көтмәгәндә-уйламаганда шундый итеп үзгәреп куя – кайсы чын, кайсы ялган икәнен үзләре дә аермый башлый. Тиешлесе тешне ярып керер, диләр халыкта. Фатирларны бутап кергән кеше Галиянең бәхете түгел микән?
Билетларны сайтта алырга мөмкин: https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=10707
Касса: 8(8552) 25-31-77