Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте белән мөһим килешү төзеде.
Безнең хезмәттәшлек театр сәнгате өлкәсендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән һәм яшь талантлар үсешенә ярдәм итәчәк. Әлеге килешү кысаларында көллият студентлары практиканы безнең театрда узарга мөмкинлек алачак. Бу аларга теоретик белемнәрне үзләштерергә генә түгел, ә үз эшенең остазлары җитәкчелегендә профессиональ сәхнәдә эшләү тәҗрибәсен дә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, тиздән студентларга белемнәрен тирәнәйтергә һәм киләчәктә театрда эшләргә әзерләнергә ярдәм итә торган курслар эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Уку йорты белән театр арасындагы мондый хезмәттәшлек Татарстанның мәдәни мирасын үстерүгә зур өлеш кертер дип ышанабыз.