Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актёры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илфат Әскәров «Брежнев» сериалындагы рольгә расланды. Исегезгә төшерәбез, 2020нче елда театр сәхнәсендә «Шәһәр. Нокта. Брежнев» исемле спектакль чыкты , анда Илфат Мансур улы төп рольләрнең берсен уйнады.
Илфат Әскәров Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын «Актёрлык осталыгы» белгечлеге буенча тәмамлап, 1996 елда Яр Чаллыга күчеп килә, шунда ук татар драма театрында эшли башлый.
«…бик борчылдым. Гадәттә самолетлардан да куркам, әмма монда эчке тынычлык бар иде, аннары таксида шофер белән сөйләшә башладым… Продюсерлык компаниясе мине җылы кабул итте, гади булып чыктылар, мин тынычландым. Театрда кебек, ләкин рус телендә уйнадым. Бу минем зур кинодагы беренче ролем, әлбәттә әлеге вакыйга сөендерми кала алмый. Миңа ышанган кешеләрнең өметләрен акламасмын дип борчылам. Бигрәк тә бу бит безнең шәһәр, шәһәрдәшләребез турындагы фильм… алар ни әйтер. Анда инде күз күрер, яки Чаллыда калачакмын, яки күченеп китәм (елмая)» – ди Илфат Әскәров.
Сериал август-октябрь айларында төшереләчәк, шәһәрдә дә төшерү планлаштырыла. Илфатка уңышлар телибез һәм шәһәребез турындагы сериал чыгуын түземсезлек белән көтеп калабыз.