Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында җәйге ялдан соң труппаның беренче җыены узды. Актерларга беренче көннәрдән үк эшкә актив кушылырга туры киләчәк. Аларны 8 сентябрьдә 34нче театр сезонын ачачак «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең репетицияләре көтә. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов яңа актерларны тәкъдим итте: Казан театр училищесын тәмамлаучылар Гөлүсә Гыйбадуллина һәм Юлия Григорьева, шулай ук Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаучы Булат Әхмәтҗанов.
Сезонның иҗади планында 5 яңа премьера чыгару, анда бөтен труппа катнашачак; «Хәл бу ки…» иҗади проектын киңәйтү; шәһәрдә яңа театр мәйданчыкларын үзләштерү.
Сезон ахырында Алмаз-Холдинг белән берлектә театр тормышында актив катнашкан хезмәткәргә бүләк тапшырылачак.