Ru
Поиск по сайту
Октябрь 31, 2023
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры VII Халыкара «Подмосковные вечера» театр фестивалендә катнашты.

29 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә Мытищи шәһәренең «ФЭСТ» театры зур сәхнәсендә «Капка» драмасы (автор – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссер – Олег Кинҗәгулов) тулы залга уйналды.

Тамашачылар спектакльне алкышлар белән кабул итте. Театр коллективын котларга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Венерович Фәйзуллин да килгән иде, ул да җылы сүзләрен ирештерде.

Әлеге фестивальдә катнашу өчен 200 гә якын театрдан - 300 спектакльдән гариза кабул ителгән, экспертлар советы аларның 13 ен сайлап алган. Фестиваль дәвамында Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Казахстаннан килгән коллективлар үз тамашаларын тәкъдим итә.

Яңалыклар
1 из 3
1 из 3
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.