Март 31, 2025
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясен тапшыру чарасы узды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары ике номинациядә җиңү яуладылар.
«Иң яхшы эпизодик роль» – Рәфикъ Каюмов, «Без - 41нче ел балалары» спектаклендә Гайфи роле өчен;
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – Илфат Әскәров «Без - 41нче ел балалары» спектаклендә Хәлил Фәтхиевич роле өчен;
Шулай ук Татарстан Республикасы Милли музееның махсус бүләген «Хәл бу ки…» проекты алды, ә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең махсус бүләгенә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов лаек булды.
Чын күңелдән барысын да җиңү белән тәбрик итәбез.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято