Гыйнвар 17, 2023
Бүген күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел
Бүген күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел. Шул уңайдан безнең театр Казанга сәфәр кылды. Татар зиратында аның каберенә чәчәкләр салу оештырылды.
«Адымнар» мәктәбендә Аяз Гыйләҗев музеенда булдык, мәктәптә укучылар һәм шәһәрнең татар теле укытучылары белән очрашу уздырылды.
Сәфәр азагында Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа Гыйләҗеваның фатирында кунакта булып, Аяз Гыйләҗевны искә алу мәҗлесендә дә катнаштык. Аяз Гыйләҗевның шәхси архивыннан байтак экспонатларны Нәкыя апа безгә тапшырды.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято