Ru
Поиск по сайту
Февраль 19, 2025
Бүген Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган хезмәт коллективлары очрашуында Яр Чаллының 2024 елның иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында безнең театр хезмәткәрләре бүләкләнде.

Маликова Индира Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бу билге аның күпьеллык нәтиҗәле эшен һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәтләрен тану булып тора. Исегезгә төшереп үтәбез, 2023 елда Индира «Тантана» премиясе лауреаты булды.

Шиһапова Энҗе күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен шәһәр Мэрының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Агымдагы сезонда ул «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклендә төп рольләрнең берсен уйнады.

Театр актрисасы Арсланова Чулпан шәһәрнең мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен шәһәр Мэрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фәйзерахманова Гөлфия күпьеллык хезмәте өчен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатына лаек булды, театрда Гөлфия Шәйхулла кызы 32 ел эшли.

Рәссам-бутафор Әсләмова Эльза һәм рәссам-декоратор Әхмәтгәрәев Айдар мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен мәдәният идарәсенең мактау грамотасын алдылар.Коллегаларыбызны чын күңелдән әлеге лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз!

Яңалыклар
1 из 3
1 из 3
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.