Декабрь 29, 2023
Бүген театрыбызда чын-чынлап бәйрәм!
Күпме бәхетле күзләр, балаларның ихлас елмаюлары, куанган йөзләре Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры бинасын бизәде
Залда бүген театрыбыз хезмәткәрләре өчен барыбыз да яратып өлгергән «Теләмишкин» әкияте күрсәтелде. Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел бүләкләрен өләште.
Әлеге спектакльне күреп өлгермәгән тамашачылар өчен безнең яхшы яңалыгыбыз бар: 5нче гыйнварда ул кабат күрсәтеләчәк.
Тамашачыларыбыз турында кайгырту йөзеннән, спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято