Февраль 3, 2023
Безнең «Театр педагогикасы» проекты көчәя бара
?Бу атнада проект кысаларында ике очрашу узды:
– Яр Чаллы шәһәренең 2нче гимназия укучылары, «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» спектаклен караганнан соң, фикер алышуга калдылар һәм актерларга үз сорауларын актив бирделәр. Иң яхшы сорау өчен укучыларга «Әбугалисина» спектакленә чакыру билетлары бүләк ителде??
– Яр Чаллы шәһәренең 50нче мәктәп укучылары «Хәл бу ки… Фатыйх Кәрим» спектаклен карадылар, шулай ук фикер алышуга калдылар, сәхнә артындагы тормыш белән бик теләп кызыксындылар.
?Татар телен өйрәнү, татар шагыйрьләренең иҗаты һәм язмышы белән танышу шундый файдалы һәм кызыклы булуына без бик шат!
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято