Сентябрь 25, 2025
Чаллы татар дәүләт драма театры «ФЕДЕРАЦИЯ» фестивалендә катнашты!
Бүген, 24 сентябрь көнне, «Федерация» VI Бөтенрәсәй милли театрлар фестивале кысаларында безнең театр Х.Нурадилов исемендәге чечен дәүләт драма театры сәхнәсендә "Без - 41нче ел балалары" (М.Мәһдиев) спектаклен күрсәтте.
Тамашачы бик җылы кабул итте, артистларыбыз соклангыч уйнадылар.
Без хезмәттәшләребез белән бик горурланабыз һәм фестивальне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!


Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

