Март 3, 2025
Чаллы театрының Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсендә зур гастрольләре тәмамланды!
2 март көнне Екатеринбург шәһәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре тәмамланды. Дүрт көн дәвамында Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсе тамашачыларына Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+) комедиясе тәкъдим ителде.🎭
Бу гастрольләр төбәкләр арасында мәдәни багланышларны үстерүдә мөһим адым булып тора, тәҗрибә һәм иҗади идеяләр алышырга ярдәм итә. Хезмәттәшләребезгә җылы кабул итүләре, Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсе тамашачылары белән күптән көтелгән очрашуларны оештырганнары өчен рәхмәтлебез. 💐
Тамашачыларга кайнар алкышлары, матур теләкләре, позитив эмоцияләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!💙
Киләсе очрашуларга хәтле!👋
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято