11-16 яшьтәге балаларны сәнгать дөньясына чумарга чакырабыз!
Программада уен-импровизация, ирекле хәрәкәт, сәнгатьле сөйләм, коммуникатив күнекмәләрне, лидерлык сыйфатларын һәм иҗади сәләтләрне ачу һәм үстерү! Шулай ук фотосессияләр, экскурсияләр, тавыш яздыру студиясендә эшләү, театрга бару һәм башка күп нәрсәләр.
Чыгарылыш спектакльләре/эшләре профессиональ сәхнәдә махсус яктылык һәм тавыш җиһазлары белән узачак!
Студия җитәкчесе: Зөлфия Галиуллина – театр һәм кино актрисасы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган.
Студия режиссёры: Фирдүс Сафин – театр актёры, режиссёр, Казан театр училищесын тәмамлаган.
Төркемнәр рус һәм татар телләрендә.
Дәресләр атнага ике тапкыр, ике сәгать дәвамында бара.
Дәресләр 12 сентябрьдән башлана.
Язылу телефон номеры буенча: +7 (904) 767-79-08
яисә WhatsApp аша: https://wa.me/79047677908
Балалар нәрсәгә өйрәнә алачак:
- актерлык осталыгы нигезләре;
- фантазияне үстерү;
- «сәхнә бусагасын», оялчанлыкны һәм тамашачыдан куркуны җиңү
- аралашучанрак булу
- үз тәннәренең мөмкинлекләрен контрольдә һәм иркен тоту күнекмәләренә төшенү.
- ышанычлы аралашу, матур грамоталы сөйләм
- сәхнәдә һәм тормышта тәэсирле булу
- күзаллауны киңәйтү һәм үзара кызыклы әңгәмәдәшләр булып китү