Бүген, 24 декабрьдә, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында шәһәребез Мэрының традицион Чыршы бәйрәме узды. Анда уку алдынгылары, төрле фәннәр буенча олимпиада һәм спорт бәйгеләрендә җиңүчеләр, иҗтимагый оешма активистлары чакырылды.
Балаларга «Әбүгалисина» спектакле күрсәтелде. Тыныч кына яшәп яткан шәһәргә акыл иясе Әбүгалисина килеп төшкәч, хикмәтләр башлана да инде! Ярлы егет Хәлвәфрүшнең тормышы үзгәрә дә куя. Дөньяны танып белү сере һәм саф мәхәббәтнең көче бар авырлыкны җиңәргә ярдәм итә.
Кыш бабай белән очрашу, күңелле уеннар, дәртле биюләр һәм татлы бүләкләр бу көнне чын мәгънәсендә онытылмаслык итте дип ышанабыз. Без мондый мөһим вакыйганың бер өлеше була алуыбыз һәм яшь кунакларыбызның бәйрәм кәефен күтәрүгә үз өлешебезне кертүебез белән горурланабыз.
Якынлашып килүче Яңа ел белән!