Февраль 16, 2024
Гастрольләрнең икенче көне
Бүген М. Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында Раффи Шартның «Башыңа төшсә» комедиясе.
Тамашачылар янәдән тулы зал һәм көчле алкышлар белән каршы алды.
Мәхәббәт упкынына чумган Җәвид өчен котылу чарасы юк кебек. Ярый әле «Туганнарча ярдәм» оешмасы вәкиле Ләзиз аңа булышудан баш тартмый. Хәлләр шулкадәр кискенләшә: судан коры чыгу өчен Җәвидкә мең төрле юлдан бары берсен генә сайларга кала. Гаиләне коткарыргамы, үзенме? Әллә, бөтен проблемаларга кул селтәп, алардан качу ягын караргамы? Моңа тиклем гел шулай эшли иде ләбаса…
Безне шулай җылы каршы алуың өчен рәхмәт, Оренбург! Киләсе очрашуларга кадәр.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято