Ноябрь 8, 2022
Инде өч ай дәвамында ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты безнең тамашачыларны шатландыра
Проектның төп максаты - олыларның да, балаларның да ял итүе. Балалар өчен махсус театральләштерелгән анимацион программа әзерләнә, алар яшьтәшләре белән уйныйлар һәм үз куллары белән эшләнмәләр ясыйлар. Шул ук вакытта әти-әниләре зур залда рәхәтләнеп спектакль карый.
Бу юлы олыларга «Яшь йөрәкләр» спектакле күрсәтелде, балалар янына уйнарга миньоннар килде. Балалар да, ата-аналар да бик канәгать булып калдылар!
Театрга рәхим итегез!
#чаллытеатры #татдрам
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято