Март 22, 2023
Индира Маликова «Тантана» премиясенә тәкъдим ителгән
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана»театраль премиясенә номинант тәкъдим ителде.
?Премия театр сәнгатендә күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен театр эшлеклеләренә бирелә.
«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә җиңү өчен «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» («Тут такое дело… Хасан Туфан») спектаклендә Клавдия ролен уйнаган Индира Маликова көрәшәчәк.
Премия җиңүчеләре 27 мартта Халыкара театр көнендә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә билгеләнәчәк.
Ә без театр артисткасына уңышлар телибез! ?
Бу бәхетле сәгатьтә безнең белән булыгыз!
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято