Болан - затлылыкны, матурлыкны һәм горурлыкны гәүдәләндерә, шул ук вакытта гади халык телендә бик еш бай символик мәгънәгә ия. Әсәрнең геройлары үзсүзле, һәркемнең үз «дөреслеге» бар, ләкин геройларда үз танышларыңны, ә бәлки үзеңне дә танымаска мөмкин түгел. Бүген без Алсу Хәбетдинованың герое турында нәрсә уйлаганын белербез.
- Алсу Рашиловна, "Болан" спектаклендә сез Газизә ролендә уйныйсыз - урманда тормыш иткән Рәхимҗанның хатыны. Сезнеңчә, геройны нәрсә борчый?
- «Болан»дагы Газизә образы иренә гомер буе ярарга тырышып, ире көенә ләббәйкә дип биеп кенә торучы хатын. Ул иренең күңелен кайтарудан бик курка. Аның иң авырткан урыны - баласы. Ул гомер буе баласын күрергә интегеп яши. Чөнки ул яшьтән чыгып киткән баласын - Тәминдарны үзе үстереп, сзе тәрбияләп, балачакларын күреп яшәгән була.
- Ничек ул, хатын-кыз буларак, Рәхимҗан белән мөнәсәбәтләр төзи ала? Бигрәк тә аның хыянәтеннән соң, өйдә бүтән хатын булганда?
- Өйдә икенче хатын барлыкка килгәч, ул аны язмыш тарафыннан үтәргә тиешле юл дип кабул итә. Барысы белән дә килешә. Сабырлыгы, яхшы күңеле аркасында ире Рәхимҗан белән яхшы мөнәсәбәтләрен саклап кала.
- Геройның язмышы бәхетлеме?
- Бәхетле микән ул? Бәхетсез дип тә әйтеп булмый. Эчендә ниләр булганын ул үзе генә белә. Берәүгә дә беркайчан да ачылып сөйләми.
- Аяз Гыйләҗевның “Болан” пьесасындагы һәр персонаж ниндидер дәрәҗәдә үзсүзле. Ничек уйлыйсыз, Газизәнең үҗәтлеге нәрсәдә?
- Иренә теше-тырнагы белән ябышып тору – аның үҗәтлеге.
- Геройның төп теләге нинди? Тамашачы аның турында нәрсә аңларга тиеш?
- Кешене ничек бар шулай итеп кабул итәргә, кичерә белергә, өеңдәге булган мәшәкать-борчуларны урамга чыгармаска дигән фикер алып бара тамашачыларга.
Диана Сафиулина «Аңлы театр» проекты кысаларында.