Декабрь 23, 2022
Казанда гастрольләр
Казанда гастрольләр оештыру эше башланды! 2023 елның 14, 15, 16 февраль көннәрендә Казанда, Г.Камал театры бинасында безнең театр 3 спектакль күрсәтәчәк!
- 14 февраль 19.00 Фәтхи Бурнаш «Яшь йөрәкләр» (Молодые сердца), Музыкаль комедия. 12+
- 15 февраль 19.00 Айгөл Әхмәтгалиева «Капка» (Калитка), Драма. 12+
- 16 февраль 19.00 Аяз Гыйләҗев «Болан» (Олень), Драма. Премьера, 12+
Шул уңайдан бүген, театрның директоры Рәсим Хафизов һәм театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева гастрольләр турында Тәртип һәм ВГТРК радиосында чыгыш ясадылар.
Сәхнә һәм Ватаным Татарстан редакцияләрендә булдылар!
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято