6 декабрь көнне театр сәхнәсендә Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” әсәре буенча куелган премьера булачак.
Шунысы кызыклы: “Татар энциклопедиясе”ндә, Википедиядә Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Арча районы Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла гаиләсендә дөньяга килгән, дип күрсәтелә. Ләкин Мөхәммәт аганың кызы, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр ханым Хәсәнова әтисенең хакыйкый туган елы – 1929 ел дип раслый. Туган көн датасы шартлы рәвештә 1 декабрь дип бирелә. Ул чорда – нәкъ менә Мөхәммәт дөньяга килгән көннәрдә, гаиләгә репрессия җилләре килеп кагыла. Аларны йортларыннан сөреп чыгаралар. Моңа тиклем авылда туган һәр баланы метрикәгә теркәп барган Сөнгатулла муллада, күрәсең, шул сәбәпле, үз улының туган көнен вакытында язып куярга мөмкинлек тә булмагандыр...
Димәк, спектакль Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел тулган көннәрдә дөнья күрә. Ул мөхтәрәм язучының рухына дога булып барып ирешсен.
«Без - 41нче ел балалары» спектакленең премьерасы 2024 елның 6-8 декабрендә булачак.
6 декабрь 19: 00 сәгатьтә
7 декабрь 18: 00 сәгатьтә
8 декабрь 18: 00 сәгатьтә
Көтеп калабыз!