Ru
Поиск по сайту
Сентябрь 29, 2023
28 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Мануфактура» заманча сәнгать күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә үз эшенең профессионалларының гына түгел, сәнгать сөючеләрнең дә эшләре тәкъдим ителде. Татарстан Республикасының яшь рәссамнары төрле техникаларны кулланды, алар арасында: майлы рәсемнәр, күләмле һәм фактурлы рәсем, декоратив штукатурка, акрил, текстур эпоксидлы сумала, граффити. Катнашучылар арасында фотографлар һәм видеографлар да булды, аларның эшләрен шулай ук күргәзмә зонасында күрергә мөмкин.

Идея илһамчысы – дизайнер Ольга Корлыханова. Күргәзмәнең концепциясе татар халык элементларын, танылган әкият геройларын, туган якның табигатен һәм тарихын, милли колорит белән башкарып, заманча итеп чагылдырудан гыйбарәт иде.

29 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр сез спектакль башланганчы яки антракт вакытында күргәзмә зонасындагы эшләрне күрә аласыз.

Билетлар комиссиясез театр сайтында.

Яңалыклар
1 из 3
1 из 3
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.