Яңалыклар
Декабрь 26, 2022
«Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Җиңүче булып Чаллы язучысы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева танылды. Аның «Пароль – Юк!» пьесасы кызыксындыру премиясенә лаек дип табылды.Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев аңа акчалата премия тапшырды. «Пьесамны кайсы театр куяр, әлегә белмим, вакыт күрсәтер», – диде язучы.Айгөл Әхмәтгалиева «Мәйдан – батырлар өчен» конкурсында да җиңеп беренче … Далее
Декабрь 23, 2022
Казанда гастрольләр
Казанда гастрольләр оештыру эше башланды! 2023 елның 14, 15, 16 февраль көннәрендә Казанда, Г.Камал театры бинасында безнең театр 3 спектакль күрсәтәчәк! Шул уңайдан бүген, театрның директоры Рәсим Хафизов һәм театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева гастрольләр турында Тәртип һәм ВГТРК радиосында чыгыш ясадылар. Сәхнә һәм Ватаным Татарстан редакцияләрендә булдылар!
Декабрь 23, 2022
Татар театрының туган көне
1906 елның 22 декабре безнең тарихи календарьга татар театрының туган көне буларак кереп калган. Шул уңайдан, Чаллы шәһәренең сәүдә үзәгендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры флешмоб оештырды. Биредә Чаллы театры белән танышу, “Яшь йөрәкләр” спектакленнән бию өзекләрен күрсәтү, бүләкләр уйнату булды.
Декабрь 22, 2022
Твой билет здесь!
Поздравляем, прямо сейчас покажите эту картинку и КРИКНИТЕ промокод «Люблю театр» – получите приглашение на спектакль из рук ведущего. Безнең туган көн уңаеннан, билетлар уйнатабыз!
Декабрь 20, 2022
Фестиваль АК КАЛФАК
«АК КАЛФАК» фестиваленә 25 декабрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрынга чакырабыз НӘРСӘ БУЛАЧАК? 25 декабрь көнне 10.00 дә Низаметдинова урамы, 29 йорт адресы буенча сине көтәбез! «Ак калфак» конкурсында катнашу өчен гариза калдырыгыз: https://wa.me/79047677908 Яшь буенча чикләүләр юк! Иң мөһиме, кил һәм катнаш
Декабрь 18, 2022
Макияж буенча мастер-класс
Бүген коворкингта «Хәзерге заманда татар кызының макияж культурасы» дип аталган мастер-класс үтте. Без татар хатын-кызларының 100 ел элек булган һәм хәзерге макияж культурасы турында сөйләштек. 15 еллык стажы булган визажист, хатын-кызның табигый матурлыгын кабул итү һәм ачу практикумы авторы Оксана Косачева макияж буенча мастер-класс күрсәтте. Әлеге очрашуга килгән хатын-кызларның хис-кичерешләрен сүз белән генә аңлатып бетереп … Далее
Декабрь 13, 2022
ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Татарстан хәзинәләре» программасы кысаларында 4 нче мәктәпнең 6 а сыйныфы укучылары язучы, әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашуда булды. Театр тормышы, әдәбият һәм сәнгать турында җанлы әңгәмә кордылар. Укучылар язучыга сораулар бирделәр, театр белән нәрсә бәйләгәне, әсәрләре турында кызыксындылар. Айгөл Әхмәтгалиева балаларның сорауларына бик теләп җавап … Далее
Ноябрь 29, 2022
«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» АКЦИЯСЕ
25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза. Әлеге акция грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше шушы көннәрдә татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала. Бүген Яр Чаллы шәһәренең 14нче һәм 54нче гимназияләрендә диктантны татар телендә төрле аудиторияләрдә 1000нән … Далее
Ноябрь 29, 2022
Интервью
– Рус театрында үбешсәләр – чынлап үбешәләр, Мәскәү спектакльләрен карасагыз, нәрсә генә эшләмиләр! Кыскасы, рус театрында кыюлык күбрәк, алар иреклерәк, «раскрепощенность» диик. Ә безнең театр кешелеклерәк. «Сезнең театрда мәхәббәт сәхнәләре дә шулкадәр нечкә», – диләр. – Синеңчә, татар театрында нәрсәләр ярамый? – … – Әйтик, татар театрында артистларны ни дәрәҗәдә чишендерә аласың? – Нәрсәгә аларны … Далее
Ноябрь 22, 2022
ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН
18, 19, 20 ноябрьдә Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Болан» спектакле күрсәтелде. Өч көн дәвамында театрда аншлаг булды. Тамашачылар арасында Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева да бар иде. Спектакльне караганнан соң, ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты һәм театрга зур уңышлар теләде. Спектакльне шулай ук филология фәннәре кандидаты, театраль критик Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗановна дә карап, үзенең уңай … Далее
Ноябрь 8, 2022
Инде өч ай дәвамында ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты безнең тамашачыларны шатландыра
Проектның төп максаты – олыларның да, балаларның да ял итүе. Балалар өчен махсус театральләштерелгән анимацион программа әзерләнә, алар яшьтәшләре белән уйныйлар һәм үз куллары белән эшләнмәләр ясыйлар. Шул ук вакытта әти-әниләре зур залда рәхәтләнеп спектакль карый.Бу юлы олыларга «Яшь йөрәкләр» спектакле күрсәтелде, балалар янына уйнарга миньоннар килде. Балалар да, ата-аналар да бик канәгать булып калдылар! … Далее
Ноябрь 7, 2022
Юбилейга рәхим итегез!
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында иҗат итүче, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамованың юбилей кичәсе уңаеннан «Болан» (автор – А.Гыйләҗев) премьерасы тәкъдим ителәчәк. Юбилей кичәсе 19 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә үтәчәк, көтеп калабыз! Билетларны онлайн сайтта алырга мөмкин: https://chelnyteatr.tatar/tt/histrionics/bolan/ Касса : 8(8552) 25-31-77 Театрга рәхим итегез! #чаллытеатры#татдрам
Октябрь 30, 2022
27 октябрьдә театрында «Капка» спектаклендә кунаклар — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар театры артистлары булды.
27 октябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Капка» спектаклендә кунаклар — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар театры артистлары булды. Оренбургның театр труппасы быел үэләре дә Айгөл Әхмәтгалиеваның, «Капка» драмасын сәхнәләштерде, ул кешенең, үз тамырларын эзләү мәсьәләләрен күтәрүче спектакль. Без коллегаларыбызның, спектакльләрне карарга килүенә бик шат. Театр үзенең яңа һәм даими тамашачыларын көтә! … Далее
Октябрь 26, 2022
Театр каршында эшләп килүче балалар студиясе XIII Төбәкара балалар театр коллективлары һәм студияләре фестиваль-конкурсының төп турына чыкты
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының балалар театр студиясе Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелә торган «Иделкәем & Кариев варислары» XIII Төбәкара балалар театр (драма һәм курчак) коллективлары һәм студияләре фестиваль-конкурсының төп турына чыкты. Бу турга 80 гариза килгән иде, алдагы турга 8 спектакль генә чыга алды. 24 октябрьдә, фестивальнең беренче көнендә студия … Далее
Октябрь 26, 2022
Фестиваль «ЗазерКамье 2022»
Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда «ЗазерКамье – 2022» беренче ачык театр сәнгате фестивале уза.Атна дәвамында шәһәрдә чын иҗат бәйрәме булачак. Сәхнәдә көн саен үз эшенең профессионаллары чыгыш ясаячак. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 25 октябрьдә 18:00 сәгатьтә “Яшь йөрәкләр” (Ф. Бурнаш) спектакле белән чыгыш ясаячак. Хәзерге вакытта труппа Алабуга шәһәр тарихы музеенда булырга … Далее
Октябрь 25, 2022
Казан театр училищесы студентлары кунакка килде.
22 октябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына Казан театр училищесы студентлары «Әфсен» һәм «Тукай белән бер дулкында» спектакльләре белән кунакка килде. Моннан тыш, тамашачылар өчен театр сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде. Барлык килүчеләр дә спектакльләрдән һәм мастер-класслардан канәгать калдылар.
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято