Ru
Поиск по сайту
Яңалыклар
Сентябрь 29, 2022
ПРЕМЬЕРА!
Кичә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының Кече залында “Хәл бу ки… Хәсән Туфан” спектакленең премьерасы үтте. Анда күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның чынбарлыкка нигезләнгән тормыш мизгелләре чагылды. Спектакльнен режиссеры hәм инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов. Артистларыбызны һәм спектакльнең иҗат төркемен чын күңелдән котлыйбыз! Театрга рәхим итегез! #татдрам#чаллытеатры
Сентябрь 28, 2022
ТЕАТРАЛЬ ПЕДАГОГИКА!
Кичә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының &#8220;Театраль педагогика&#8221; яңа проекты кысаларында &#8220;Без китәбез, сез каласыз&#8221; спектакле күрсәтелде. Әлеге спектакльне шәһәр студентлары һәм мәктәп укучылары тамаша кылды.&nbsp;Проектның төп максаты шәһәребездә яшәгән яшь тамашачыны, укучыны, укытучыны татар театр сәнгате белән тагын да якынайту, артистлар, сәнгать җитәкчесе белән ачык диалог алып бару һәм татар халкының &hellip; <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/teatral-pedagogika/">Далее</a>
Сентябрь 27, 2022
Шәһәр. Нокта. Брежнев спектакленә яңа актерлар кертелде!
Кичә «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакленә яңа актерлар кертелде! Төп роль Артурны &#8211; Фирдүс Сафин, дустын &#8211; Фердинант Насретдинов уйный. Спектакль яңадан-яңа төсләргә баеды һәм тамашачыда яңа хис-кичерешләр уятты. Актерларыбызны рольләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади җиңүләр һәм уңышлар телибез. Театрга рәхим итегез! #татдрам#чаллытеатры
Сентябрь 21, 2022
Бездә Казаннан Экият татар дәүләт курчак театры гастрольләре
12 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Р.Таһировның &#8220;Маугли&#8221;инсценировкасы музыкаль-пластик спектакле узачак. 14 октябрьдә 18: 30 сәгатьтә &#8220;Страна чудес Алисы&#8221; фантазия спектакле узачак. Билетларны безнең сайтта алырга мөмкин.
Сентябрь 20, 2022
«Җырлыйк әле» тапшыруының яңа кунаклары безнең оста артисларыбыз!
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары «Татарстан яңа гасыр» телеканалының «Җырлыйк әле» тапшыруында катнаштылар. Талантлы актерлар Чулпан Арсланова, Руслан Әюпов һәм Марсель Мөсәвиров программаның яңа чыгарылышында беренче урын өчен көч сынаштылар. җиңүче булу бәхетенә Чулпан Арсланова иреште. Котлыйбыз! Театрга рәхим итегез!&nbsp;#татдрам#чаллытеатры
Сентябрь 12, 2022
«Гаилә/театр»
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында беренче тапкыр үзенчәлекле чара узды. «Гаилә/театр» проектында 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар анимация театр программасында катнаша ала, шул ук вакытта ата-аналарның спектакль карарга мөмкинлеге бар. Балалар белән профессиональ аниматорлар шөгыльләнә, сабыйлар үз куллары белән рәсемнәр ясыйлар, уйныйлар һәм күңелле вакыт үткәрәләр. Мондый чара айга бер &hellip; <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/gail%d3%99-teatr/">Далее</a>
Сентябрь 12, 2022
Рольләр белән котлыйбыз!
Кичә &#8220;Яратылмый калган ярлар&#8221; спектаклендә яңа актерлар кертелде: спектакльнең төп герое Илсөярне &#8211; Физалия Габидуллина, хәрби ролен &#8211; Фердинант Насретдинов уйнады. Артистларыбызны котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр телибез! Театрга рәхим итегез! #татдрам #чаллытеатры
Сентябрь 12, 2022
33 театр сезоны ачык!
Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында 33-нче сезон ачылды. Тамашачыга «Яшь йөрәкләр» спектакле тәкъдим ителде. Күз яшьләре һәм көлү күп иде. Мәхәббәт һәм бәхет атмосферасы искиткеч иде.&nbsp; Без барлык театр хезмәткәрләрен дә сезон ачылышы белән котлыйбыз һәм уңышлы ел телибез.&nbsp; Бүген театр тамашачылары шәһәр халкы гына түгел, Япония һәм Италия кунаклары да булды, &hellip; <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/33-teatr-sezony-achyk/">Далее</a>
Сентябрь 9, 2022
Котлыйбыз
Күптән түгел генә хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова үз шигырьләрен туплап, китап итеп бастырды. Китапның редакторы – танылган язучы Факил Сафин. “Йөрәк уты” дип исемләнгән әлеге җыентыкта төрле эчтәлектәге шигырьләр урын алган.Гөлфия ханымны котлыйбыз, куанычын уртаклашабыз, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Сентябрь 8, 2022
Гастрольләр!
Икенче сентябрьдән җиденче сентябрьгә кадәр Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Әтнә районы буенча гастрольләрдә булды. Артистлар «Бик сагынсаң әгәр…», «Әбугалисина» спектакльләрен тәкъдим итте.Хәзер артистлар 9 сентябрьдә булачак 33-нче театраль сезон ачылышына әзерләнә. Касса ☎️ 8(8552) 25-31-77 Театрга рәхим итегез! чаллытеатры #татдрам
Сентябрь 1, 2022
Хөрмәтле тамашачылар!
Күптән түгел безнең театр артистлары Миләүшә Имамова, Фирдүс Сафин, Руслан Ибраһимов һәм театрның әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева ТНВ каналында, “Башваткыч” тапшыруларында катнаштылар. Аларның уенын түбәндәге сылтама буенча карый аласыз (21 август, 28 август, 2022 ел язмасы): https://tnv.ru/tv-projects-item/bashvatkych/ #Чаллытеатры
Сентябрь 1, 2022
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Биләрдә “Яшь йөрәкләр” спектакле белән чыгыш ясады
Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгының 30 еллыгына багышлап, 27 августта “Чишмәле җәннәт” дип исемләнгән VI халыкара бәйрәм уздырылды. Биләрнең Изге чишмә мәдәни комплексында үткән әлеге чарада Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” музыкаль комедиясе белән чыгыш ясады.
Сентябрь 1, 2022
«Башыңа төшсә» hәм «Бик сагынсаң әгәр…»
Татарстан Республикасы hәм шәhәр көне уңаеннаң Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Башыңа төшсә» hәм «Бик сагынсаң әгәр…»спектакльләрен күрсәтте. Тамашачыларны да, шәhәребез кунакларын да узган бәйрәмнәр белән котлыйбыз, театрда яңа сезон ачылышына чакырып калабыз. #ЧаллыТеатры
Август 19, 2022
СТУДИЯГӘ ЧАКЫРАБЫЗ
21 һәм 28 августта 15:00 сәгатьтә яшүсмерләрне (10-18 яшьлек балаларны) театр каршындагы студиягә &#8220;тыңлауга&#8221; чакырабыз!  Нәрсә әзерләргә кирәк?  &#8211; Шигырь, проза өзекләре һәм иҗади номер (җыр, бию яки музыка коралында уйнау). Кая барырга? &#8211; Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры (Низаметдинов ур., 29), Коворкинг ишеге. Барлык сораулар буенча һәм тыңлауга язылу өчен, шушы номерга шалтыратырга: &hellip; <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/studiyag%d3%99-ty%d2%a3lauga-chakyrabyz/">Далее</a>
Август 12, 2022
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бүген бөтен коллективны бергә җыйды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бүген бөтен коллективны бергә җыйды. Җәйге яллардан соң җиң сызганып эшкә тотыну бу. Күмәк җыелыштан яңа сезон планнары, премьералар турында сүз алышу булды. Театрның сәнгать җитәкчесе коллективны эшкә килгән яңа артист Диләрә Сөләйманова белән таныштырды.
Июнь 10, 2022
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды
Быел Бөек Җиңүгә 77 ел. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларга тасмалар таратабыз.
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.