Ноябрь 22, 2022
ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН
18, 19, 20 ноябрьдә Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Болан» спектакле күрсәтелде. Өч көн дәвамында театрда аншлаг булды. Тамашачылар арасында Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева да бар иде. Спектакльне караганнан соң, ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты һәм театрга зур уңышлар теләде.
Спектакльне шулай ук филология фәннәре кандидаты, театраль критик Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗановна дә карап, үзенең уңай бәясен бирде.
Режиссёр – Олег Кинҗәгулов
Композитор – Гөлназ Закирова
Рәссам – Ләйсән Хөсәенова
Барлык артистларны һәм спектакль кую төркемен премьера белән котлыйбыз!
«Болан» спектаклен күрсәтүнең чираттагы көне – 11 декабрь. Билет алу өчен сылтама: chelnyteatr.tatar
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято