Декабрь 18, 2024
Рәшит Бәшәрнең юбилей кичәсе!
Бүген, 17 декабрьдә, күренекле балалар язучысы, шагыйрь, А.Алиш, Ш.Галиев һ.б. исемендәге премияләр лауреаты Рәшит Бәшәрнең 75 яшьлек юбилеена багышланган «Тылсымлы иҗат иясе» дигән тантаналы кичә узды.
Бәйрәм кичәсенә Рәшит Гаффар улы Бәшәрне котларга Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмит улы Харисов, язучылар, әдәби-сәнгать вәкилләре, төрле район-шәһәрләрдән күпсанлы кунаклар килделәр.
Театрыбыз исеменнән без дә юбилярны ихлас котлыйбыз, ныклы саулык, иҗади унышлар телибез!
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято