🔥Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Марсель Мөсәвировның «Бик сагынсаң әгәр…» һәм «Өченче көн тоташ кар ява» спектакльләре белән 19 март көнне Сарманга гастрольгә бара.🔥
🎭«Бик сагынсаң әгәр…»
Мюзикл, 12+
Барысын да онытырга мөмкин кебек: сөйгән кызың яшәгән йорт коймасын ялгыш кына җимерүеңне дә, шул ояттан шәһәргә сыпыртуыңны да. Ә мәхәббәтне алай җиңел генә онытып буламы соң? Өзелгән җепләрне ялгарга бәлки бергәләшеп концерт кую, җыр-моң ярдәм итәр… Яшьләрнең уен-көлкегә, моңлы һәм шаян җырларга төренгән тамашасы шул хакта сөйли.
🎭«Өченче көн тоташ кар ява»
Театральләштерелгән тамаша,12+.
«Җыр кешенең юлдашы», – ди халык мәкале.
Фронт кырында, солдатлар белән бергә, җыр да көрәшкә күтәрелгән.
Ял сәгатьләрендә күңелгә юаныч биргән.
Бу җырлар бүген дә Бөек Җиңүдә үз өлешләре барлыгын исбатлый.
🗓19 март Сарман Мәдәният йорты, Ленин урамы, 26а
🕰13:00 «Өченче көн тоташ кар ява»
🕰19:00 «Бик сагынсаң әгәр…»