Октябрь 7, 2023
Яр Чаллы шәһәренең мәдәният көне узды
18 сентябрьдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Яр Чаллы шәһәренең мәдәният көне узды.
Чараның кунаклары өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, милли ризыкларны дегустацияләү, шәһәр тарихы белән танышу, милли йолалар әзерләнде.
Аннан соң барлык тамашачыларны Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм Яр Чаллы шәһәренең иҗат коллективлары катнашында «Без төзегән шәһәр!» концерт программасы көтте.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары «Хыял чынга аша» этюды белән чыгыш ясады.



Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

