Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенең биш номинациясендә тәкъдим ителде:
🔺 «Дебют» – Һидиятуллин Инсаф , «Без – 41нче ел балалары» һәм «Хәл бу ки… Салих Сәйдәшев» спектакльләрендә уйнаган рольләре өчен;
🔺 «Иң яхшы эпизодик роль» – Рәфикъ Каюмов, «Без - 41нче ел балалары» спектаклендә Гайфи роле өчен;
🔺 «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – Илфат Әскәров «Без - 41нче ел балалары» спектаклендә Хәлил Фәтхиевич роле өчен;
🔺 «Актерлар ансамбле» – «Без – 41нче ел балалары» спектакле;
🔺 «Зур формадагы иң яхшы спектакль» – «Без – 41нче ел балалары» спектакле.
Әлеге премияләр белән театр әһелләре алдынгы иҗади казанышлары өчен бүләкләнә.🎭
✨Премия җиңүчеләре 2025 елның 27 мартында билгеле булачак.
https://stdtatar.ru/2025/03/opredeleny-nominanty-teatralnoj-premii-tantana-triumf-2025/