Ru
Поиск по сайту
Гыйнвар 10, 2024
Таныш булыгыз! Хөсәенова Ләйсән Айдар кызы – сәхнәгә куючы рәссам
  • Нигә иҗат өчен бу өлкәне сайладыгыз

Һөнәрем аркылы мин тулы бер дөньяны чагылдыра алам. Бу бик мавыктыргыч процесс.

  • Костюмнар иҗат иткәндә илһам чыганагын каян аласыз?

Мине мода чыгышлары, төрле күргәзмәләр, кызыклы фильмнар, башка рәссам һәм дизайнерларның хезмәтләре аеруча рухландыра, яңа идеяләргә этәргеч бирә.

  • Рәссам спектакльнең атмосферасын ачуда нинди роль уйный?

Сәхнә мохите өчен һәрчак рәссам җаваплы! Нәкь менә ул геройларның сәхнәдәге яшәеш концепциясен билгели.

  • Костюмнар иҗат иткәндә нинди алымнар һәм материаллар ешрак кулланыла?

Эш эскизларын мин һәрвакыт компьютер графикасы белән ясыйм, монда тизлек мөһим. Ә традицион материалларны ешрак күргәзмә эшчәнлегендә кулланам, чөнки биредә идея, куелыш, шартлар һәм таләпләр, гомумән, башкача.

  • Костюм эзерләүгә күпме вакыт сарыф ителә?

Материал (пьеса) авыррак булган саен, ниндидер яңалык уйлап чыгару тагын да кыенлаша. Сроклар һәм билгеле бер кысалардан тайпылырга ярамый.

  • Декорацияләр ничек ясала?

Мин эскизларымны, техник рәсемнәрне, сценографиянең 3д модельләрен цех хезмәткәрләренә тапшырам, аннан декорация конструкцияләре уйланыла, нинди материалдан булачагы хәл ителә. Барлык әзерлек процесслары тәмамлангач, декорация һәм бутафория эшкә алына. Персонаж костюмнары өчен без тегүче белән бергәләп тукымалар сайлыйбыз. Эскизларга карап, гример тулы образ тудыру өчен үз хезмәтен куя.

  • Эш процессында төс, яктылык һәм декорация нинди роль уйный?

Барлык сәнгать элементлары - төс, фактура, форма, әйләнә- тирәлек, яктылык - геройлар өчен шартлы дөнья тудырырга ярдәм итә. Болар барысы да кешелек психологиясенең дөньяны күзаллавына нигезләнгән. Әйтик, мәсәлән, кызыл төс курку хисен яисә дәрт тудырса, йомшак фактуралар - тынычлык һәм ямь өсти. Яктылык аша декорациянең формасын һәм фактурасын ассызыкларга була. Аларның һәркайсы үзара тыгыз бәйләнештә яши.

  • Образны тулыландыру өчен режиссер һәм актерлар белән нинди элемтәдә торасыз?

Һәр туган сорауга җаваплар киңәшләшеп, үзара фикер алышып табыла.

  • Иң кызыклы һәм иң авыр проектларыгыз турында сөйләп үтегез әле. Иң озак әзерләнгән образ нинди иде?

Шунысын аермачык әйтә алам: үзем чыгарган иң яраткан спектакльләрем - «Болан» һәм «Ак калфак». Мин алар белән бик горурланам.

  • Хезмәтегез нәтиҗәсе уңышлы булуын каян чыгып бәялисез?

Һәр эшләнгән хезмәтем ахырында үземнең хаталарымны билгелим. Тулысынча канәгать калу үсешкә комачаулый дип саныйм.

Яңалыклар
1 из 3
1 из 3
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.