Ru
Поиск по сайту
Октябрь 14, 2024
Татар казаклары тормышын өйрәнү.

Быел безнең театр ТР Театр әһелләре берлегенең театрларга финанс ярдәме күрсәтү буенча конкурсында җиңеп чыкты. Конкурска Н.Яһүдиннең "Атлы казаклар" романы буенча инсценировка эшләү һәм сәхнәләштерү тәкъдим ителде. Әлеге әсәр Оренбург өлкәсендәге татар казаклары тормышын яктырту белән кызыклы.

Биредә тарихи вакыйгалар янәшәсендә Миңлебай белән Мәрьямнең соклангыч саф мәхәббәте калку итеп сурәтләнә.

Татар казаклары темасы бик аз дәрәҗәдә өйрәнелгән. Спектакльне чыгару дәверендә архив документлары белән эшләү, фольклорны өйрәнү таләп ителә.

Шул максаттан Оренбург дәүләт архивында һәм авторның туган ягы - Саракташ районы Яңа Чиркәс, Черный Отрог авылларында, Иләк районының данлыклы Нижнеозерное авылында, Оренбургның туган якны өйрәнү музеенда булып кайттык. Тарих фәннәре кандидаты Владимир Геннадьевич Семенов белән очрашу, Х. Ямашев исемендәге китапханәдә төрле чыганаклар белән танышу шактый бай мәгълүматлар тупларга ярдәм итте.

Премьера 2025 елның  мартына планлаштырылган.

Яңалыклар
1 из 3
1 из 3
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.