25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза. Әлеге акция грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше шушы көннәрдә татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең 14нче һәм 54нче гимназияләрендә диктантны татар телендә төрле аудиторияләрдә 1000нән артык укучы һәм укытучы язды. Диктант текстына татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек бирелгән иде.
Текстны Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры башкаручы директоры Рәсим Хафизов, театр актрисасы Чулпан Арсланова, Татарстан язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, Мәхмүт Кашгари исемендәге халыкара премия лауреаты, күп кенә китаплар авторы Айгөл Әхмәтгалиева һәм Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова укыдылар.
Ноябрь 29, 2022
«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» АКЦИЯСЕ
Яңалыклар