Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының балалар театр студиясе Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелә торган «Иделкәем & Кариев варислары» XIII Төбәкара балалар театр (драма һәм курчак) коллективлары һәм студияләре фестиваль-конкурсының төп турына чыкты. Бу турга 80 гариза килгән иде, алдагы турга 8 спектакль генә чыга алды. 24 октябрьдә, фестивальнең беренче көнендә студия спектакльне Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсендә күрсәтте. Жюри һәм тамашачылар спектакльне бик җылы кабул иттеләр. Балалар театр студиясе өчен бу беренче күчмә фестиваль һәм зур сәхнәгә беренче чыгу булды. Студия оештыручыларга һәм узе эшләгән театрга рәхмәт белдерә.
Театрга рәхим итегез!
#чаллытеатры #татдрам
Октябрь 26, 2022
Театр каршында эшләп килүче балалар студиясе XIII Төбәкара балалар театр коллективлары һәм студияләре фестиваль-конкурсының төп турына чыкты
Яңалыклар