Декабрь 26, 2022
«Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Җиңүче булып Чаллы язучысы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева танылды. Аның «Пароль – Юк!» пьесасы кызыксындыру премиясенә лаек дип табылды.
Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев аңа акчалата премия тапшырды. «Пьесамны кайсы театр куяр, әлегә белмим, вакыт күрсәтер», – диде язучы.
Айгөл Әхмәтгалиева «Мәйдан - батырлар өчен» конкурсында да җиңеп беренче урын алды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры чын күңелдән тәбрик итә!
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято