Март 1, 2024
Яңа выставка – «ГАСЫРЛАР АША»
Республикабыз мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уятуны дәвам итәбез.
Чаллы татар драма театрының күргәзмә залында Кама сәнгать һәм дизайн институтының «Гасырлар аша» дип исемләнгән яңа күргәзмәсе ачылды.
Әлеге иҗади күргәзмәдә «Гасырлар аша. Дастаннар» регионара арт-симпозиум нәтиҗәләре буенча эшләр куелды. Катнашучы рәссамнар Уфа, Чабаксар, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән.
Күргәзмәгә ничек эләгергә?
- репертуардан үзегез теләгән спектакльгә билет аласыз: https://chelnyteatr.tatar/afisha/
- спектакльгә кадәр яисә тәнәфес вакытында күргәзмә залына керәсез.
- театр буйлап экскурсиягә язылыгыз: +7 (8552) 25‒31‒77
Күргәзмә 10нчы апрельгә тикле эшләячәк. Театрда күрешербез!
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято