11 октябрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында яшь шагыйрә Айзирә Имамованың "Хыялыма таба барам" исемле тәүге китабы презентациясе үтте. Кичәдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь Илсөяр Ихсанова, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева, "Идел" журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, Чаллы матбугат үзәге җитәкчесе Резида Йосыпова, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова, "Көмеш кыңгырау" газеты баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, шәһәрнең атаклы җырчылары Габидулла Хөрмәтуллин, Диләрә Камалова, Ришат Шәйхетдинов, Илнур Гомәров, Артур Салихов һ.б. катнаштылар. Шагыйрәне котлап иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якташлары, мөгаллимнәре, киң җәмәгатьчелек килгән иде. Кичәне ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге үткәрде. Сценарий авторы һәм алып баручы - Лилия Гыйбадуллина
Театрга рәхим итегез!