Мәскәү татарлары Штабы вәкилләрен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына чакырдыла
Мәскәү татарлары Штабы вәкилләрен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” романы буенча куелган «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакленә чакырдылар. Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы Чаллы хакимияте, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре белән ныклы элемтәдә тора. Штаб милли традицияләрне торгызуга өметләнә һәм спектакль алар өчен бу теманы популярлаштыручы ачкычларның берсе булды.
