Ru
Поиск по сайту
Адрес

​Набережные Челны, ЗЯБ,
Низаметдинова, 29

Кабул итү бүлмәсе

Ежедневно с 10:00 до 19:00

Театр турында

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасының иң яшь театр коллективларының берсе булып тора. Театрның иҗат юлы 1990 елның 21 декабрендә Рабит Батулланың Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов тарафыннан куелган  «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектакленнән башлана

2020 ел театр тарихында аерым бер урын алып тора: театр үзенең утыз еллыгын бәйрәм итә, һәм 9 сентябрь көнне яңа биналы була.

Яңа бинага театр яңа исем алып күченә — ул ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар язучысы Аяз Гыйләҗев исемен ала.

Театр техник яктан югары дәрәҗәдә җиһазлана. Биредә лифтлар да бар, шуларның берсе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен каралган.

Тамашачылар залы 278 урыннан һәм балконнан гыйбарәт. Театрда актерлар өчен барлык шартлар булдырылган: гримеркаларда уңайлы урындыклар, кием өчен шкафлар, зур көзгеләр һәм көнкүреш өчен кирәк булган бар нәрсә бар.

Кече зал — экспериментлар мәйданчыгы 57 урын. Биредә театр студиясе эшләячәк.

Сезон рәсми рәвештә 2020 елның 14 ноябрендә Илгиз Зәйниевнең «Туйга ничә көн кала…» спектакле белән ачылды.

Репертуарда Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар», Ягъсүф Шәфыйковның «Хуш, Агыйдел!», Карло Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» кебек зур спектакльләр бар.

1918 елның ноябрендә Чаллыда халыклар йорты (клубы) каршында татар драма түгәрәге оеша. Аңа кызыл армеецлар, прогрессив яшьләр керә. Биредә беренче актерлар Н. Гарифуллин, А. Гыйлфанов, Ф. Гыйззәтуллин, З. Хәсәншин, Габитовлар гаиләсе була. Алар кечкенә пьесалар һәм концерт номерлары күрсәтә. Хатын-кызларны ир-атлар уйный торган була.

Тарих
1918 е.

Чаллыда татар театрына нигез ташы 1918 елның ноябрендә үк салына. Нәкъ шушы чорда «клуб»та – халык йортында кызылармиячеләр, алдынгы карашлы яшьләр бергәләп татар драма түгәрәге оештыралар. Беренче актерлар – Н.Гарифуллин, А.Гыйлфанов, Ф.Гыйззәтуллин, З.Хәсәншин, Габитовлар. Алар кыска спектакльләр, концерт номерлары күрсәтәләр. Хатын-кыз рольләрен ир-егетләр башкара.

1923-1924 е.

Әлеге түгәрәкнең беренче сәхнәсе –Үзәк урамда урнашкан кинотеатр була. Тоз саклана торган складларның берсен 1923-1924 елларда кинотеатр итеп үзгәртәләр, менә шунда киносеанслардан соң спектакльләр күрсәтә башлыйлар. Сәхнәдә иң тәүдә татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы уйнала. Утызынчы елларда репертуарда Нур Баян, Һади Такташ кебек шагыйрьләрнең, Таҗи Гыйззәт, Галиәсгар Камал кебек драматургларның пьесалары урын ала.

1952-1962 е.

1952 елда татар драма түгәрәге район мәдәният йортында үз сәхнәсенә ия була, янкормада 300 урынга исәпләнгән тамаша залында спектакльләр күрсәтәләр.
1958 елда түгәрәк үзенең 40 еллыгын зурлап бәйрәм итә: Г.Камалның киң колачлы «Зәңгәр шәл» әсәре сәхнәләштерелә. Әлеге спектакль зур уңыш белән Казанда, Камал театры сәхнәсендә уйнала. Коллектив ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1962 елда үзешчән драма коллективына халык театры дигән статус бирелә. Өч ел үткәннән соң әлеге театр Мәскәүдә, Съездлар сараенда узган Бөтенроссия халык театрлары смотрында лауреат исемен яулап, иң яхшылар рәтенә баса.

1984-1988 е.

Ул елларда театрны Мансур Кашап улы Кашапов җитәкли.
Коллектив әледән-әле Татарстан районнары буйлап гастрольдә йөри, 1946-1984 еллар аралыгында тамашачыларга төрле жанрдагы 120 театраль тамаша тәкъдим итә.Бу театрның эшчәнлеге 1988 елга кадәр дәвам итә.

1973-1977 е.

1973 елда Чаллыда өр-яңа «Энергетик» мәдәният сарае сафка баса, 1976 елның маенда исә анда Илдар Хаҗиев җитәкчелегендә яңа үзешчән драма театры оештырыла. Театр труппасына төрле һөнәр ияләре: укытучылар, пешекчеләр, эшчеләр, тракторчылар һәм башкалар туплана. Артистлар көндез төзелештә, заводта эшлиләр, кичләрен сәхнәдә уйныйлар. Алар тамашачыларга төрле жанрдагы спектакльләр тәкъдим итәләр. 1977 елда коллективка халык театры дигән исем бирелә.

1990-1999 е.

1990 елда Чаллыда профессиональ татар театры эшли башлый. Ул халык депутатларының Чаллы шәһәр советы башкарма комитеты һәм ТАССР мәдәният министрлыгы карары нигезендә оештырыла. Башта«Чаллы шәһәре татар яшь тамашачы театр-студиясе» дип аталса, 1999 елда дәүләт театры дигән статус ала.
1990 елның 21 декабрендә «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә беренче тапкыр профессиональ труппа тарафыннан Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» драмасы уйнала, бу көн Чаллы татар дәүләт драма театрының туган көне булып санала да инде.
Театрның оештыручысы, беренче режиссеры – Фаил Ибраһимов, беренче директоры – Гыйлемхан Мөбәрәкшин. Труппа Минзәлә, Әлмәт драма театрларыннан, Чаллы халык театрыннан килгән актерлардан туплана. «Беренчеләр» дип Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Иванова (Мәрьям Зәйнетдинова), Рафил Сәгъдуллин исемнәрен санарга мөмкин, соңрак Гөлүсә Гайнетдинова. Символ Гайнетдинов, Булат Сәлахов, Рифкать Хәмидуллин, Камил Шәрифуллин, Раушания Таһирова кебек актерлар килә. Репертуар нигездә яшь аудиторияне күздә тотып төзелә.
Баштагы мәлдә репетицияләр мэриянең мәдәният бүлеге кабинетларында, концертлар залы фойесында, хәтта коридорларда уздырыла. Беркадәр вакыттан соң труппа ГЭС бистәсендәге Үзәк урамда, мәдәният йортында эшли башлый. 1991 елда театр партиянең шәһәр комитетыбинасына күчә.

2005 е.

2005 елның 1 мартында Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында әлеге бинаның реконструкциядән соң тантаналы ачылышы була.

Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.